Татарстан авылларында 4G-интернет үсеше: 73 яңа станция

2026 елның 6 апреле, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Цифрлы үсеш министрлыгы «Цифрлы тигезсезлекне бетерү» федераль программасын тормышка ашыруны дәвам итә. 2026 елда «Белешмәләр икътисады» проекты кысаларында республика авылларында 73 яңа база станциясе барлыкка киләчәк.

Цифрлы үсеш министры Илья Начвин билгеләп үткәнчә, 2021 елда проект старт алганда илдә җитештерелгән база станцияләре бөтенләй булмаган. Әмма 2025 елга төп җиһазларның зур өлеше Россиядә җитештерелә башлый. Халык Дәүләт хезмәтләре порталы аша үзе сайлап алган авылларда, нәкъ менә шул җиһазлар нигезендә база станцияләре төзелә. Нәтиҗәдә, 33 мең кеше югары тизлекле 4G-интернетка тоташу мөмкинлегенә ия була.

 

 

«Быел, 2026 елда, без үзебездә җитештерелгән җиһазларга таянып эшләүне дәвам итәбез. Гадәттәгечә, Татарстан база станцияләре төзү буенча илдәге лидерлар рәтендә бара», – дип белдерде ТР цифрлы үсеш министры Илья Начвин.

 

Ведомствода хәбәр итүләренчә, шушы федераль программа ярдәмендә, халык саны 100дән 500 кешегә кадәр булган кече авылларда сыйфатлы элемтә һәм югары тизлекле интернет пәйда булачак. Бу проект һәркем өчен, кайда яшәвенә карамастан, бертөрле мөмкинлекләр бирә. Ул кешеләргә заманча хезмәтләрне иркен кулланырга ярдәм итә. Авылда яшәүчеләр дә хәзер якыннары белән аралаша, онлайн укый һәм эшли, цифрлы хезмәтләрдән файдалана ала.

 

2022 елдан башлап әлеге программа кысаларында Татарстанның кече авыллары һәм бистәләрендә 274тән артык LTE база станциясе сафка бастырылды. 2025 елда исә республиканың 42 районында тагын 159 станция төзелде. Нәтиҗәдә, 33 меңнән артык татарстанлы югары тизлекле 4G-интернетка тоташу мөмкинлегенә ия булды.

Чыганак "Якты юл"

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International