Россиядә «Туризм һәм кунакчыллык» милли проекты кысаларында автосәяхәтләрне үстерүгә игътибар арта. Татарстан да бу юнәлештә актив катнаша.
Чит илләрдә автосәяхәтләр күптән инде зур популярлык казанган. Күп илләрдә әлеге төр туризмның бер гасырлык тарихы бар. Соңгы елларда Татарстанда да автосәяхәтләргә кызыксыну арта. Милли проектлар кысаларында туристик маршрутлар киңәйтелә, хәзер халык илебезнең истәлекле урыннары белән танышуны шәхси машинада башкаруны өстенрәк күрә.
Мәләкәс авыл җирлегенә караган «Солнечный» бакчачылык ширкәтендә яшәүче Лилия һәм Ринат Гыйззәтуллиннар үз машиналарында бөтен дөньяны әйләнеп чыгарга да риза. Алар өчен елына берничә тапкыр машинада сәяхәт итү – гадәти күренеш.
«Арыгач, матрас кабарттык»
«Беренче тапкыр үз машинабызда сәяхәткә дүртәү бардык. 2023нче ел иде ул. Дагыстан якларын бик күрәсебез килгән иде. Дөресен генә әйткәндә, ничек бу идеянең барлыкка килүен дә аңламадык. Барысы да шундый тиз килеп чыкты. Балалар белән баруы бик җиңел булды, чөнки алар инде үскәннәр, ул вакытта Камил улыбызга 13 яшь, Сәминә кызыбызга 12 яшь иде. Ий, күрсәгез аларны! Юл буе сөйләшеп, уеннар уйнап, укып, кино карап бардылар. Балалар арыгач, машинаның арткы утыргычларын җыеп, матрас кабартып, аларга «йокы бүлмәсе» әзерләп куя идек. Ирем Ринат белән исә рульне алмашып бардык», — дип сөйләп китте миңа райондашыбыз Лилия ханым.

Дагыстанга барганда алар Самара өлкәсендә беренче тукталышларын ясаган. Хыяллары – Гарибальди замогын күрү була. Әлеге тирәне әйләнеп узганнан соң, гаилә кабат юлга кузгала.

Икенче тукталыш итеп, Гыйззәтуллиннар гаиләсе Волгоград шәһәрен сайлый. Биредә «Ватан-Ана» мемориал комплексын күрү бәхетенә ирешәләр. «Волгоградтан соң тукталышлар ясамадык инде. Көне буе һәм төне буе барганнан соң Чечня республикасына караган Грозный шәһәренә килеп кердек», — дип дәвам итә әңгәмәдәшем.
Лилия ханым сөйләве буенча, юлда йөрүе бер дә кыен түгел.
«Россиядәге юллар – иң әйбәте. Чикне чыгу белән бу бик нык сизелә: юлларда ремонт, чокырлар, тигезле-тигезсез асфальт өслеге… Аннары туган илебезнең табигате турында да әйтеп үтәсем килә. Мондый матурлык бүтән бер җирдә дә юк! Юл буйлап тирә-юньдәге гүзәллеккә сокланып бардык. Грозный шәһәренә килгәндә, бик үзенчәлекле һәм гореф-гадәтләргә бай шәһәр. Без тиз арада өс киемнәребезне алмаштырдык. Биредә искиткеч матур мәчет – «Чечня йөрәге»н күрергә насыйп булды. Аның гүзәллеген, даһилыгын бер сүз белән генә әйтеп бетерерлек түгел. Моны, һичшиксез, күрергә кирәк», — ди ул.
Дагыстан – таулар иле
Лилия Гыйззәтуллина белән Дагыстан турында сөйләшә башладык. Сүз чыгуы гына булды, «Мин гашыйк» дип кенә җаваплап куйды ул.
«Нинди тарту көче, сихри тылсымы бар икән соң ул тау иленең дип гаҗәпләнә идем. Үзем бер күрүдә Дагыстанның кыя-ташларына, ташлар арасыннан юл тапкан тау чишмәләренә, ачык күңелле халкына, искиткеч һавасына гашыйк булдым да куйдым. Беренче көнне без «Главрыба» дип исемләнгән ял итү йортында уздырдык. Биредә үрчетелә торган форель балыкларыннан авыз иттек. Андый балык ашаган юк иде! Чит ил деликатеслары бер якта торсын.
Сәяхәтебезнең икенче көнен шарлавыклар карауга багышладык. Аннары шуннан иң популяр урыннарның берсе – Сулак каньонын да күрергә насыйп булды. Бу каньонны километр ярым биеклектән күзәтү бер нәрсә, ә менә катерда бар матурлыгын карап йөзү бернинди сүзләр белән дә аңлата алмаслык кичерешләр бүләк итә. Хәзер дә боларны сөйләгәндә тәннәр чемердәп куя. Дагыстанның һәр почмагында матурлык, ә һавасы гына да ни тора бит?!», — дип, кичерешләргә бирелеп куя әңгәмәдәшем.

Соңыннан ул миңа машиналары белән Махачкала шәһәренә баруларын да сөйләде. Хәтта Әзербәйҗан чигенә кадәр барып җиткәннәр алар. Тик ул вакытта коронавирус вакытлары булгач, ул илгә чыгарга рөхсәт булмаган.
«Лунь, Дербент шәһәрләрен күрдек. Каспий диңгезендә коендык. Бәхет дими ни дисең моны?! Әле бит Дагыстан халкының үтә дә кунакчыл булуын әйтмәдем. Бакчаларында үсеп утырган җиләк-җимешне соңгы бөртегенә кадәр җыеп бирергә әзерләр алар! Ул персик, виноградларның тәмлелеге… Авыздан сулар килә хәтта!», — дип «тәмле» итеп сөйли Лилия ханым.
Дагыстанның кызыклы җирләре, матур табигате һәм мавыктыргыч яшәү рәвешен бер барып кына ачып бетереп булмый, ди әңгәмәдәшем. Әлбәттә! Бер барып кына бөтен матурлыкны күреп бетереп була ди мени?!

Чыганак "Якты юл"