Биатлон сезоны тәмам: Тукай районы җиңүчеләр рәтендә

2026 елның 23 апреле, пәнҗешәмбе

2025–2026 елгы сезон Тукай районы биатлончылары өчен яңа үрләр ачты. Спортчыларның уңышлары һәм тренер Ришат Вәлиевның Татарстанда биатлонны үстерүгә керткән өлеше министрлык дәрәҗәсендә югары бәяләнде.

Район мәктәптән тыш эшләү бүлегенең биатлон буенча тренеры Ришат Вәлиев җитәкчелегендә спортчылар Казанда узган ярышларда катнаштылар. Тырышлыклары һәм осталыклары аркасында яшүсмерләр үзләрен югары дәрәҗәдә күрсәтә алдылар.

Ришат Вәлиев Татарстан Республикасы спорт министры Владимир Леоновның Рәхмәт хатына лаек булды. Министр Тукай районының эшен һәм Татарстанда биатлонны үстерүгә кертелгән зур өлешне шәхсән билгеләп үтте. 

Чыганак "Якты юл"

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International