«Үзебезнекеләрне ташламыйбыз!»: Теләнче-Тамакта игелек кичәсе

2026 елның 21 апреле, сишәмбе

Үткән ялларда Теләнче-Тамак авылының мәдәният йортында «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз!» дип исемләнгән хәйрия концерты узды.

«Үзебезнекеләрне ташламыйбыз!»: Теләнче-Тамакта игелек кичәсе

#

Аны оештыручылар — райондашларыбыз ирле-хатынлы Алия белән Дамир Исламовлар. Концерт һәм аның максатлары турында күбрәк белү максатыннан, бу гаилә белән элемтәгә кереп, барлык нечкәлекләре турында сораштык. 

«СВОга киткән егетләребезгә ярдәм итү максатыннан, 3 ел элек хәйрия концертларын уздыру проектын башлап җибәрдек. Менә күптән түгел, нәкъ 3 март көнне бу эшебезгә 3 ел булды», — дип сөйләп китте әңгәмәдәшем. 

Алия Исламова – тумышы белән Тукай районы Калмаш авылыннан. Баксаң, биредә яшәүче абыйсының улы махсус хәрби операция зонасына чакырылган булган. Тик, ни кызганыч, якыннары аның «һәлак булды» дигән кара хәбәрен ала… Менә шуннан соң Алиянең һәм аның тормыш иптәше Дамирның СВОдагы егетләргә тагын да катырак ярдәм итәсе килә башлый. Алар бергәләшеп хәйрия концертларын оештыру эшенә керешәләр. 

«Концерт тәмамлангач, җыелган акчаны авыл җирлеге башлыгы һәм волонтерлар кулына тапшырабыз. Алар егетләребезгә кирәк-яраклар алып, аны СВО зонасына җибәрәләр. Аеруча да сөендергәне: күптән түгел Күзкәй мәдәният йортында концерт куйгач, авыл җирлеге башлыгы Эдуард Гәрәев үзе акчаны алып калып, махсус хәрби операция зонасына егетләребезгә илтеп тапшырган иде. Башка авыл җирлекләрендә дә шулай. Бер тиен акча да әрәмгә сарыф ителми. Барысы да СВОда егетләребезгә кирәк-яраклар алуга китә.  

3 ел дәвамында хәйрия концертлары оештырып йөргәч, күп кенә артистлар белән аралашырга туры килде. Аллаһка шөкер, кемгә генә шалтыратсак та, алар бик теләп ризалашалар һәм ярдәмгә үз өлешләрен кертәләр», — ди Алия Исламова.

Аннары ул миңа Теләнче-Тамакта узган концерт турында да сөйләп китте. Биредә дә бай эчтәлекле һәм бик күп артистлар катнашында тамаша әзерләгәннәр алар. Концертта тамашачыга үзләренең иң матур җырларын һәм номерларын Илгизәр Мортазин, Илзирә Ибраһимова, Равил Галиев, Гөлдания Хәйруллина, Юлия һәм Иршат Нәбиевлар, Инзилә Сәлимова, Алсу Исрафилова, Илсур Насыйфуллин, Зөлфия Тимерова, Эльмира Хафизова, Ринас Әхмәтов, Айгөл һәм Ришат Шәйхетдиновлар, Сәминә Фәррахова, Лиана һәм Наил Әнәсовлар, Алия Исламова, Динара Мусина, Альбина һәм Вилнур Әдиловлар, Ләйсән Галиева, Лилия Әхмәтова, Рүзәл Минһаҗев, Миләүша Фазылҗанова, Хәят, Маргарита Әхмәтҗанова, Аделина Әхмәтгалина, «Алсу» зур курчаклар театры бүләк иткән.

Чыганак "Якты юл"

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International