Туган авылларының чисталыгына битараф булмаган Боерган халкы зират территориясен җыештыру буенча зур эш башкарды. Бу чара республикада барган санитар чистарту икеайлыгы кысаларында оештырылды.

«Боерган авылы зиаратында ике көн рәттән өмә үтте. Бу эшне авылыбызның хөрмәтле кешесе - Мөһәммәтнүр абый Шамилов оештырды. Өмәдә яшьләр дә, өлкәннәр да бик теләп катнашты. Аларның һәрберсенә Аллаһның изге рәхмәтләре яусын, якыннарыбызның рухы шат булсын!», - дип хәбәр итә Рәхилә Фәттахова.
Чыганак "Якты юл"