22 апрельдә дөньякүләм билгеләп үтелүче Җир көне уңаеннан, район балалар бакчаларында экологик тәрбиягә багышланган чаралар узды. Шунысы куанычлы: нәниләр планетабызның киләчәге өчен җаваплылыкны бүгеннән үк өйрәнә.

Бүгенге көндә табигатьне саклау мәсьәләсе аеруча да актуаль. Шул максаттан, балалар бакчаларында сабыйлар белән планетабызның «сәламәтлеге» турында җитди әңгәмә оештырылды. Чара барышында нәниләр глобус ярдәмендә Җир шарының ни өчен «зәңгәр планета» дип аталуын белделәр һәм аның төп байлыклары белән таныштылар.

Кызганычка каршы, балалар экологиягә төп куркыныч кеше эшчәнлегеннән килүен дә аңладылар. Әмма һәр кеше үз йортының кайгыртучан хуҗасы була ала. «Җир — безнең уртак йортыбыз, ә без анда яшәүчеләр генә түгел, аны саклаучылар да», — дигән фикер чараның төп лейтмотивына әверелде. Балалар табигатькә карата шәфкатьле һәм игътибарлы булырга вәгъдә бирделәр, дип хәбәр итәләр безгә район мәгариф идарәсеннән.
Чыганак "Якты юл"