Ут белән саксыз эш иткән өчен штрафлар арта

2026 елның 24 апреле, җомга

Татарстанда янгын сүндерүчеләр өчен киеренке чор башланды: хәзер алар тәүлегенә уртача 20 тапкыр чакыру буенча чыгалар, дип яза Татар-Информ.

Күпчелек янгыннар коры үләнне бакчаларда, ишегалларында һәм кырларда яндыру нәтиҗәсендә килеп чыга. Якынлашып килүче май бәйрәмнәре дә хәлне катлауландыра, чөнки халык табигатькә һәм дачаларга агыла.

Бу чорда республикада гадәттәгечә янгынга каршы махсус режим кертелә. Аның кысаларында коры үлән яндыру да, ачык утта ризык әзерләү дә тыела. Быел режим 25 апрельдән 11 майга кадәр гамәлдә булачак.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкилләре соңгы көннәрдә янгыннар саны кискен артуын билгели. Моның төп сәбәбе — язгы сезон башлану: кешеләр бакча эшләренә керешә, табигатькә чыга. Аеруча Казан, Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Тукай һәм Лаеш районнарында янгын очраклары ешрак теркәлә.

Белгечләр әйтүенчә, кайбер хуҗалыклар кырдагы калдыкларны җыю урынына яндыру юлын сайлый, ләкин мондый очраклар тиз ачыклана һәм җаваплылыкка тартыла. Контроль спутник системалары һәм гражданнардан килгән хәбәрләр ярдәмендә тагын да көчәйтелә.

Кагыйдәләр нигезендә, дача участокларында коры үләнне бары тик махсус әзерләнгән шартларда гына яндырырга рөхсәт ителә. Моның өчен тирәнлеге кимендә 30 сантиметр булган чокыр яисә капкач белән ябыла торган, күләме бер кубометрдан да ким булмаган металл савыт кулланыла.

Шул ук вакытта ут чыганагы торак йортлардан, төрле корылмалардан һәм урман массивларыннан билгеләнгән куркынычсыз ераклыкта булырга тиеш. Бу таләпләр янгын куркынычын киметү һәм кешеләрнең иминлеген тәэмин итү өчен каралган.

Шулай да махсус янгынга каршы режим вакытында хәтта рөхсәт ителгән ысуллар да гамәлдән чыгарыла — коры үлән һәм чүп-чар яндыру тулысынча тыела.

Шашлык әзерләүгә килгәндә, чикләүләр барлык территорияләргә дә кагылмый. Ләкин урманга якын урыннарда, бакчачылык ширкәтләрендә һәм балалар лагерьләрендә ачык утта пешерү тыела. Әгәр территория куркыныч зона исемлегенә кермәсә, ризыкны йорттан 5 метр ераклыкта мангалда әзерләргә мөмкин.

Куркыныч зонага кергән торак пунктларда исә участокта да, табигатьтә дә шашлык ясау тыела — бу кагыйдә бары тик кафе һәм рестораннарга кагылмый.

Белгечләр искәртүенчә, режимның үтәлешен махсус патруль төркемнәр контрольдә тотачак. Кагыйдәләрне бозган өчен административ штрафлар каралган: гади шартларда гражданнарга — 5 меңнән 15 мең сумга кадәр, вазифаи затларга — 20 меңнән 30 мең сумга кадәр, шәхси эшмәкәрләргә — 40 меңнән 60 мең сумга кадәр, ә юридик затларга 300 меңнән 400 мең сумга кадәр штраф салына. Ә махсус режим вакытында алар 1,5–2 тапкырга кадәр арта.

Чыганак "Якты юл"

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International