Кукмарада узган Спартакиада ярышларында район командасы көчле уен күрсәтеп, призлы урыннар өчен лаеклы көрәш алып барды.
Кукмарада муниципаль хезмәткәрләр арасында уздырылучы Спартакиаданың чираттагы спорт төре — өстәл теннисы буенча узды. Әлеге турнирда Тукай районы данын башкарма комитет җитәкчесенең төзелеш, архитектура һәм халыкның яшәешен тәэмин итү буенча урынбасары Динис Вәлиуллин, Иштирәк авыл җирлеге башлыгы Алсу Васильева һәм Түбән Суыксу авыл җирлеге башлыгы Артур Зарипов яклады.
Ярышлар барышында безнекеләр югары осталык һәм җиңүгә омтылыш күрсәтте. Команда составындагы җитәкчеләрнең үз үрнәкләрендә спортны пропагандалавы — район өчен зур горурлык. Татарстанның төрле районнарыннан килгән көчле көндәшләр белән уенда безнең спортчылар сынатмады, нәтиҗәле уен күрсәттеләр.
Чыганак "Якты юл"