Тукай оныклары: иң яхшыларны сайлыйбыз!

2026 елның 24 апреле, җомга

Кадерле укучылар! Бөек Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышланган иҗади марафоныбыз азагына якынлашты. Без якташларыбыздан 34 видеоязма кабул иттек.

Катнашучыларыбыз арасында бик нәни балалар белән беррәттән өлкән буен кешеләре дә катнашты. Шигырьләр татар, рус һәм инглиз телләрендә башкарылды. Һәр эш артында ихласлык, тырышлык һәм туган телгә зур мәхәббәт ята.

Редакция алдында җиңел булмаган бурыч торды. Беренче этапта иң талантлы һәм оригиналь 10 эш сайлап алынды.

Менә ул финалистлар!

1.Гилимянов Данияр — Г.Тукай «Туган авыл». 
2.Хузин Самат Расилевич — Г.Тукай «Кызыклы шәкерт». 
3.Сахабеева Лейла Рамисовна, Ахтямов Саян — Г.Тукай «Кызыклы шәкерт». 
4.Шакирова Мадина — Г.Тукай «Төлке белән йөзем җимеше». 
5.Сахипгараева Ясмина — Г.Тукай “Милли моңнар” 
6.Самат Фахриев — Г.Тукай «Пар ат». 
7.Ерепов Семён, Исхакова Лиана — Г.Тукай «Native language”». 
8.Крупина Анастасия Евгеньевна — Г.Тукай «Книга». 
9.Сагитов Инсаф Маратович — Г.Тукай “Су анасы” 
10.Кашапов Раян, Мингалеев Раян — Г.Тукай «Гали белән кәҗә».

Бүген бу исемлек «ВКонтакте» төркемендә урнаштырылды, анда ачык онлайн тавыш бирү башланды. Нәкъ менә сез, безнең язылучыларыбыз, өч лидерны билгеләячәксез.

Җиңүчеләрнең ачыклау тулысынча сезнең активлыкка һәм сайлавыгызга бәйле! Моның өчен «ВКонтакте» төркеменә кереп, иң охшаган катнашучыга тавыш бирәсез, танышларыгызны, дусларыгызны да катнашырга чакырасыз. Тавыш бирү 25 апрельдә төнге 12дә туктатылачак.

Тавышлар санын иң күп җыеп җиңгән өч катнашучы заманча уен мәйданчыгына сертификатлар алачак. Барлык 34 катнашучы да редакциядән истәлекле дипломнар алачак.

Бөек шагыйребез мирасын саклауга керткән өлешегез өчен рәхмәт белдерәбез!

Чыганак "Якты юл"

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International