Апрель – Тукай ае, шигърият ае. 26 апрель – халык шагыйре, милләтебезнең йөз аклыгы булган бөек шәхесебез Габдулла Тукай туган көн. Шул уңайдан Яңа поселогының мәдәният йортында Туган тел һәм шигърият бәйрәме узды.
Әлеге олы бәйрәмдә Тукай районы башлыгы Камил Нәҗмиев, Россия дәүләт һәм сәясәт эшлеклесе, РФ Дәүләт Думасы депутаты, икътисад, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшмәкәрлек буенча комитет рәисе урынбасары Әлфия Когогина да катнашты.

Район башлыгы Камил Нәҗмиев барча җыелганнарны Туган тел көне белән котлады, ничәмә-ничә буын балаларының Тукай әсәрләре белән үсүен, аның туган көне барыбыз өчен дә мөһим дата булуын әйтте.

— Быелгы юбилей безнең районыбыз өчен аеруча да мәгънәле. Чөнки районыбызның Чаллы районыннан Тукай районына үзгәртелүенә бу елны 50 ел. Бөек шагыйрь исемен йөртү безнең өчен зур мәртәбә. Шул ук вакытта зур җаваплылык та. Без Тукай исемен йөртүчеләр, димәк, без аның мирасын саклауда, туган телебезне үстерүдә һәрвакытта да алдынгы сафларда булырга тиешбез. Ярты гасыр элек районыбызга Тукай исеме бирелү – безнең җирлегебезнең рухи дөньясын, аның киләчәген билгеләгән тарихи адым булды. Бүген без горурланып әйтә алабыз: Тукай районы ул – хезмәт сөючән, иҗади һәм тамырларын хөрмәт итә торган халкы белән яшәгән төбәк. Бәйрәм белән, кадерле райондашлар! — дип сөйләде үзенең чыгышында район башлыгы.

— Туган тел һәм бөек Тукаебыз тууга 140 ел булган олуг бәйрәмнәр белән ихлас күңелдән тәбрик итәм. Бу бәйрәм – Тукай рухына тагын бер тапкыр баш ию, аның сүзенең бүген дә яшәвен, киләчәк буыннарга илһам бирә алуын күрсәтү булып тора, – ди үзенең чыгышында Россия Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина.
Туган тел бәйрәмендә район мәктәпләре укучылары да күпләп катнашты. Тукайның шигырьләре әдәпкә, тәртипкә, намуслы булырга өйрәтә.

Бәйрәмне алып баручы – Татарстанның атказанган артисты, популяр җырчы Илнур Гомәров Габдулла Тукайның тормыш юлы турында сөйләде.

Соңыннан сәхнә түренә районыбыз йолдызчыклары, республикакүләм шигырь укучылар бәйгеләре җиңүчеләре чакырылды. Аларны район башлыгы Камил Нәҗмиев бүләкләде.

Чарада язучы, Тукай премиясе лауреаты Факил Сафин, Биклән авылында яшәүче бик күп җырлар авторы, шагыйрә Рәзинә Сәетгәрәева да катнашты.

— Тукай рухы, Тукай сүзләре белән әйткәндә, «Әйдә халыкка хезмәткә, хезмәт эчендә йөзмәккә». Хезмәт итсәк, игелекле, кешелекле булсак, ул илебезгә дә, республикабызга да, районыбызга да, хәтта гаиләбезгә дә иң бөек кыйммәтләрне алга сөреп торачак. Без шул нигездә, шул рухта яшибез. Барлык милләтләрнең дуслыгы, татулыгы, бер-берсен аңлап яшәүләре – аның яшәү кредосы булган, — дип сөйләде үз чыгышында Факил Сафин.
Моңлы җырлар белән үрелеп барган шигырь бәйрәменнән берәүнең дә тараласы килмәде. Чарадан соң барлык җыелганнар татар халкының гимнына әйләнгән «Туган тел» җырын башкарды. Чөнки Тукай – ул безнең йөрәкләрдә, ул – һәрвакыт безнең белән. Туган телебезнең байлыгы, матурлыгы бәйрәмнәрдә аеруча нык тоела!
Чыганак "Якты юл"