Боерган авылы мәдәният йортында Калмаш авылы үзэшчәннәре тарафыннан Г. Мөхәммәтшинаның «Пар аккош» спектакле күрсәтелде. Тамашачылар артистларга югары бәя бирде.
Рахилә апа Фәттахова билгеләп үткәнчә, спектакль тирән хисләр уяткан, тамашачылар артистлар белән бергә шатланган да, кайгырган да...
«Әлеге спектакль өчен Калмаш үзэшчәннәренә рәхмәтебезне белдерәбез», - дип безгә хәбәр итә ул.


Рахилә апа Фәттахова тарафыннан бирелде