Хәтер бакчасы: Тукай районында яшь үсентеләр утыртылды

2026 елның 29 апреле, чәршәмбе

Тукай районы Яшьләр үзәге территориясендә «Хәтер бакчасы» акциясе кысаларында агачлар утырту чарасы узды. Әлеге игелекле эштә СВО хәрбие, Төньяк Кавказ ветераны һәм мәктәп волонтерлары катнашты.

 

Шушы көннәрдә Яшьләр үзәге янындагы мәйданчык яшелләндерелде. «Хәтер бакчасы» халыкара акциясенә «Алмаз» позывное белән танылган СВО хәрбие, Төньяк Кавказ хәрби хәрәкәтләре ветераны Илдар Шәкүров кушылды. Шулай ук чарада Кнәз мәктәбенең «Форпост» отряды укучылары һәм волонтерлар актив катнашты.

Оештыручылар билгеләп үткәнчә, бу — гади агач утырту гына түгел, ә Ватаныбызны саклаучыларның истәлеген мәңгеләштерү символы. 

«Бу чара яшь буынны патриотик рухта тәрбияләү һәм районыбызны тагын да матуррак итү юлында мөһим адым булып тора. Битараф булмаган һәркатнашучыга рәхмәтебезне белдерәбез», — диләр чараны оештыручылар.

Фото: Яшьләр үзәге 

Чыганак "Якты юл" 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International