«Бала – иң мөһим пассажир» дигән профилактик акция нәтиҗәләре

2014 елның 8 апреле, сишәмбе
 Укучыларның язгы каникуллары алдыннан районда «Бала – иң мөһим пассажир» дигән профилактик акция игълан ителгән иде. ЮХИДИ хезмәткәрләре, акциясе барышында юл хәрәкәте иминлеге инспекторлары баланы махсус утыргычсыз алып баручы сигез машина йөртүчене тоткарладылар Бу чорда ЮХИДИ инспекторлары йөрү кагыйдәләрен бозуның 265 очрагын, участок вәкаләтлеләре 19 очрагын ачыкладылар. Каникул вакытында район территориясендә балалар катнашындагы бер юл-транспорт һәлакәте теркәлде, дип хәбәр итә район буенча ЮХИДИ бүлеге башлыгы Шамил Ганиев.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International