Бу көннәрдә Калмаш авылы зиратында зур эш кайный ,

2014 елның 8 апреле, сишәмбе
Зиратларны төзекләндерү турындагы республика программасы кысаларында районда соңгы арада актив эш башланды.
Бу көннәрдә Калмаш авылы зиратында да тулы куәтенә чистарту, территорияне тәртипкә китерү бара. Бу эшкә авылдан Самат Ситдыйков, Мансур Сәләхиев, Фәннур Гаделшин, Фәнис Сибгатуллин һәм Җәүдәт Зәйнәбетдинов алынганнар. Биш ир-аттан торган бу бригада 10 марттан башлап һәр көнне биредә. «Имам-хатыйбыбыз Әхмәтбиҗан абый Борһанов, авыл өлкәннәре, депутатлар белән киңәшләшкәннән соң, өмәләрдә генә мәңгелек йортыбызны чистартып бетереп булмас, бик зур эш дип, махсус бригада тупларга булдык», – дип аңлатып үтә авыл җирлеге башлыгы Равия Габдуллина.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International