"Информатика дәресендә Интернет ресурслар куллану" исеме астында информатика фәненнән район семинары булып узды.

2014 елның 9 апреле, чәршәмбе
8 апрель көнне Сәмәкәй мәктәбендә   "Информатика дәресендә Интернет ресурслар куллану" исеме астында информатика фәненнән район семинары булып узды.  Информатика укытучысы - Гарифуллин И.З. 8нче класста "Мультимедиа төшенчәсе. Презентацияләр" исемле ачык дәрес үткәрде.  Дәрестә  укучылар компьютер ярдәмендә презентацияләр ясарга өйрәнделәр. Аннары семинарда катнашучылар "Компьютер белгечләре турниры" исемле 8нче һәм 9нчы класс укучылары катнашында узган класстан тыш чараны күзәттеләр. Шулай ук семинарда Крупнова Е.И. үз тәҗрибәсеннән чыгып, информатика фәненнән БДЭ белән ТДЭ нарына әзерләнү серләрен ачты. Семинар азагында укытучылар түгәрәк өстәл янында дәрес белән класстан тыш чарага анализ ясадылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International