I Республика конференциясендә Түбән Суык-Су мәктәбеннән дә катнаштылар.

2014 елның 9 апреле, чәршәмбе
Казан шәһәрендә халык язучысы ,күренекле драматург, җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллин истәлегенә багышланган укытучыларның һәм укучыларның I Республика конференциясе үткәрелде. Безнең мәктәптән татар теле һәм әдәбияты укытучысы Шакирова Зәтия Нәбиулловна, 7 нче класс укучысы Фатыйхова Алисә, 5 нче класс укучылары Мортазина Әдилә һәм Шәймарданова Язилә катнаштылар. Укучылар "Шигърият."Сөй гомерне, сөй халыкны...","Журналистика."Кызыл тышлы дәфтәрдән" номинациялләрендә җиңү яулап димлом белән бүләкләнделәр.Укучыларны һәм аларны әзерләгән укытучы Зәтия Нәбиулловнаны әлеге җиңүләре белән котлыйбыз!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International