Эчке эшләр бүлеге башлыгы уяулыклары өчен Рәхмәт хатлары тапшырды.

2014 елның 9 апреле, чәршәмбе
2 апрельдә район эчке эшләр бүлегенең дежур частена «Татарстан» совхозы поселогының «Лебедушка» балалар бакчасы ишегалдында ике шикле сумка табылуы турында хәбәр килә. Әлеге хәл буенча оператив рәвештә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм хокук саклау органнары хезмәткәрләре урынга чыгалар. Вакытында күрелгән чаралар һәм «Татарстан» совхозы поселогы кешеләренең уяулыгы аркасында шикле сумкалар табыла, анда шартлаткычлар һәм шартлаткыч матдәләр булмавы ачыклана. 
  Әлеге вакыйга уңаеннан душәмбе көнне район хакимиятендә узган атналык киңәшмәдә район эчке эшләр бүлеге башлыгы Р. Хөснетдинов шикле кешеләр турында вакытында хәбәр итүләре һәм күрсәткән уяулыклары өчен А. Мамаевка һәм Л. Хөрмәтуллинага Рәхмәт хатлары тапшырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International