12нче апрель, "Космонавтлар көне" .СССРның Югары Советы Президиумының, 1962нче елның 9нчы апрель Указы нигезендә гамәлгә кертелә 1961 нче елның 12 апрелендә, дөньяда беренче буларак, бортына кеше утырган “Восток” космик корабле җир тирәли орбитага чыгарылды. Бу кеше-очучы космонавты Юрий Алексеевич Гагарин. Ул илебез хөкүмәте тапшырган эшне үтәде.Узган гасырны галимнәр,язучылар һәм журналистлар төрлечә атадылар: атом гасыры, генетика гасыры, кибернитика гасыры һ.б. Иң еш кулланыла торган торган атама “Космик гасыры”булгандыр. Чыннан да,1957 нче елның 4 нче октябрендә Советлар Союзында Җирнең беренче ясалма иярчененең тиешле орбитага чыгарылуы күпләр өчен көтелмәгән вакыйга, могҗиза булды.Ясалма күк җисеме зур да, авыр да түгел иде: диаметры 580 мм, массасы 83,6 кг. Совет иленең космостагы көмешсыман ак шар рәвешендәге беренче “вәкиле” нең , 15 һәм 7,5 метрлы дулкында эшләгән ике радиотапшыргычы яңгыраган “бип-бип” дигән сигналлары космик эра башлануы турында игълан итте.
1961 нче елның августында космоска “Восток-2”кораблендә Титов оча. 1962 нче елның августында Галәмгә Николаев күтәрелә. 1962 нче елда “Восток-3” кораблендә Попович оча. 1963 нче елның 16 нчы июлендә космик киңлекләргә дөньяда беренче мәртәбә хатын-кыз очучы-космонавт Валентина Владимировна Терешкова юл алды.Реактив хәрәкәт теориясенә нигез салучы Константин Эдуардович Циолковский.(1857 — 1935)
Соңгы 15 ел эчендә Королев исемендәге ракето-космик “Энергия” корпорациясендә “Мир” орбиталь станциясенең эшен контрольләү буенча ныклап эш алып барыла. Анда эшләүче инженерлар очуның вакытын, дәвамлылыгын,тизлеген исәпкә алып галәмгә экспедицияләрне тагын да камилләштерү өстендә эшлиләр. Космик техниканы булдыру һәм сынау өлкәсендә татар инженерларының да өлеше кергән. С.П.Королевның эшен дәвам иттерүчеләр арасында Рифәт Аппазов, Әкрем Конеев, Гомәр Гибадуллин,Рәсим Бикколов,Ринат Нәҗмиев исемнәре билгеле.