Җырчы Флера Сөләйманованың юбилее уңаеннан- “Җырга багышланган гомер”

2014 елның 11 апреле, җомга
Мәдәният елы уңаеннан авыл китапханәләре тематик – музыкаль кичәләр, Тукай районында  яшәп иҗат итүче язучылар белән очрашуларны дәвам итәләр. Алдагы кичәләрнең  берсе – Казаклар авылы клубында китапханә мөдире  Гарипова Алсу  оештырган, җырчы Флера Сөләйманованың юбилее уңаеннан “Җырга багышланган гомер” исеме астында үткәрелде.  Моңга,  җырга, күңелләрне җылытучы сүзләргә сусаган авыл халкы Флера Сөләйманованың тормышы белән танышып, шигъри тәлгәшләргә уралып, Теләнче Тамак авылы үзешчәннәре Зарипова Хадия (“Ядкәрь”), Зарифуллина Наилә (“Бөрлегәнем бергенәм”), Фәйзуллин Илдус (“Әниемә”, “Кыр казлары киткәндә”) баянист Шәймарданов Сәетнур башкаруында җырлар тыңладылар. Шулай ук тамашачылар Флера Сөләйманованың пластинкадан  яңгыраган җырларын тыңлап, балачак, яшьлек хатирәләренә кайтып, гомер йомгакларын сүтеп җырлап, елап та алдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International