10 апрель көнне район хакимиятендә төрле дәрәҗә депутатлар катнашында киңәшмә узды. Киңәшмә эшчәнлегендә муниципаль район башлыгы Васил Хаҗиев, РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина, ТР Дәүләт Советы депутаты Алмаз Шәрипов,Башкарма комитет Җитәкчесе Рәсим Асылгәрәевлар катнашты. Киңәшмәдә күп балалы гаиләләргә җир бүленеше турында сүз барды. Очрашуда «Бердәм Россия» сәяси фиркасенең өч дәрәҗә – РФ Дәүләт Думасы, ТР Дәүләт Советы, райондагы депутатлар арасында социаль-икътисадый, мәдәни үсеш юнәлешендә үзара хезмәттәшлек итү турында килешүләр имзаланды.