Делегат итеп Мәләкәс урта мәктәбенең тарих укытучысы Юрий Васильев сайланды.
2014 елның 14 апреле, дүшәмбе
12 апрель көнне Тукай муниципаль районы хакимиятенең утырышлар залында Татарстан Республикасының Дәүләт Советы каршында оешкан Яшьләр иҗтимагый палатасына сайлаулар узды.
«ПолитЗавод – 2014» дип аталган олы проектта 5 кеше катнашты , алар рәтендә: Гөлназ Зарипова (Иске Җирекле авылының «Дуслык» күпфункцияле үзәк директоры), Юрий Васильев (Мәләкәс урта мәктәбенең тарих укытучысы), Алмаз Адилов (Круглое Поле поселогы мәктәбенең инглиз теле укытучысы), Венера Иванова (Яңа поселогы мәктәбенең тарих укытучысы) һәм Гөлүзә Лотфуллина (Бәтке урта мәктәбенең инглиз теле укытучысы).
Татарстан Республикасының Дәүләт Советы каршында оешкан Яшьләр иҗтимагый палатасына делегат итеп Мәләкәс урта мәктәбенең тарих укытучысы Юрий Васильев сайланды.