Якупов Алмаз “Татарстан яшьләре” газетасының махсус бүләгенә лаек булды

2014 елның 14 апреле, дүшәмбе
Казан шәһәрендә халык язучысы, күренекле драматург, җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллин истәлегенә багышланган укытучыларның һәм укучыларның I Республика конференциясе үткәрелде. 7 нче класс укучысы Якупов Алмаз “Журналистика. Кызыл тышлы дәфтәрдән” номинациясендә дипломант булды, шулай ук “Татарстан яшьләре” газетасының махсус бүләгенә лаек булды. Алмазга һәм аның укытучысы Якупова Лилия Хәлимовнага киләчәктә дә зур уңышлар телибез!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International