Каберлекләргә яңа ташлар куела

2014 елның 15 апреле, сишәмбе
Бөек Ватан сугышында катнашучыларның һәм аларга тиңләштерелгән гражданнарның каберлекләрен РФ Оборона министрлыгы исәбеннән төзекләнләндерү эше бара. Яңа һәйкәлләр 1990 елның 12 июненнән соң вафат булганнарның каберләренә куела.
Яр Чаллының Комсомол районы һәм Тукай районы буенча хәрби комиссариат бүлеге башлыгы Рәис Юнысовның хәбәр итүенчә, бүген хәрби комиссариат бүлеге һәм авыл җирлекләрендәге хәрби-исәп хезмәткәрләре һәйкәлләре яңартуга мохтаҗ булган шундый 23 каберлекне ачыклаган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International