ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының киңәйтелгән коллегия утырышы булды .

2014 елның 16 апреле, чәршәмбе
14 апрель көнне  ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының киңәйтелгән коллегия утырышы булды . Утырышта  ТР Премьер-министры Илдар Халиков , министр Рафис Борһанов катнашты. Утырыш видеконференция  режимында барды һәм ул  “Спорт корылмаларының, шул исәптән, боз сарайларының файдаланылуы һәм балалар-үсмерләр спорт мәктәпләре эшенең нәтиҗәлелеге турындагы” темага багышланган иде.

   Шулай ук  киңәшмәдә район башлыгы Хаҗиев В. Г. , башкарма комитет Җитәкчесе Асылгәрәев Р. В. ,балалар-үсмерләр спорт мәктәбе  хезмәткәрләре катнашты.
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International