115 апрель көнне, Малтабар авылында яраткан шагыйребез, авылдашыбыз Рәшит Гәрәйне искә алу кичәсе узды. Балалар Рәшит Гәрәйнеӊ бик куп шигырьләрен сөйләделәр. аныӊ шигырьләренә язылган җырларын башкардылар. Кичәне Калмия авыл китапханә мөдире Гыйлфанова Альмира һәм Калмия мәктәбе китапханәчесе Адиятова Фәридә алып барды. Кичәдә Рәшит Гәрәйнеӊ туганнары чыгыш ясады. Тукай районы имам хатыйбы Җәүдәт хәзрәт балаларга һәм барлык катнашучыларга, Рәшит Гәрәйнеӊ соӊгы чыккан «Буразналар» китабын бүләк итте.