Алар үзләре сайлаган һөнәрләрен иҗади якын килеп күрсәтә алдылар

2014 елның 17 апреле, пәнҗешәмбе
Һөнәр сайлау мәсьәләсе кеше тормышында иң зур роль уйный.Кайда барырга,нинди һөнәр сайларга? дигән сорауларны  күзтә тотып ,районда инде 2нче тапкыр "Һәнәрләр  сайлау" бәйгесеуза. Быел ул Новотроицкое мәктәбе каршында узды. Финалда 10 мәктәп ,4 балалар бакчасы  төркемнәре катнашты. Бәйгедә катнашучылар  финал ярышларына хәзерлекле килгән иделәр. Алар үзләре сайлаган һөнәрләрне  матур итеп җыр,биюләр, шаян  шартларда күрсәтә алдылар. Төрле һөнәр  сайлаган  җитәкчеләрнең катнашы да бәйрәмгә  күңеллелек өстәде. Алар катнашучыларга теләкләрен җиткерделәр, төрле истәлекле бүләкләр тапшырдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International