Теләнче-Тамак авылы урта мәктәп музеена"Ак чәчәк" тән кунаклар килде

2014 елның 17 апреле, пәнҗешәмбе
 

 Теләнче-Тамак авылы урта мәктәп музеена"Ак  чәчәк" тән кунаклар килде. Музей җитәкчесе Яхина Рузилә   музейга тупланган экспонатлар: табылдык хезмәт кораллары , көнкүреш әйберләре, төрле борынгы предметлар, кием-салымнар, бизәнү әйберләре, тарихи документлар, сугыш, тыл ветереннарының истәлекле орден-медалләре, нумезматика(иске акчалар,күкрәк билгеләре) белән таныштырды. Музейның Бөек Ватан сугышына багышланган экспозициясы  янында озак  кына тукталдык. Якташыбыз-Нурмый Шариповның тормышы һәм батырлыгы турында кызыклы итеп сөйләде. Балалар экскурсиядән бик күп белем туплап кайттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International