Россиянең барлык төбәкләрендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 69 еллыгы уңаеннан "Якташлар рәхмәте" Бөтенроссия хәйрия акциясе старт алды.
Россия почталары хезмәткәрләре барлык теләүчеләргә Бөек Ватан сугышы ветераннарын Бөек Җиңү бәйрәме белән котларга, алар адресына котлау открыткалары яки аларны котлап хат җибәрергә тәкъдим итәләр. Моның өчен почта элемтәсенең теләсә кайсы бүлегендә маркаланган открытка яки бәйрәм тематикалы конверт алырга һәм "исемсез" ветеранны котлап үз теләкләрегезне язарга кирәк. Котлау җибәрүче ветераннарның адресларын һәм фамилияләрен белмәскә дә мөмкин, әмма котлауда белдерелгән рәхмәт сүзләре аларның һәркайсына барып җитәчәк: Россия почталары хезмәткәрләре бар котлауларны 9 майга кадәр президент хатлары белән бергә китерәчәкләр.
Хәйрия акциясе үткәрү чорында бөтен ил буйлап почта элемтәсе бүлекләрендә ветераннар адресына котлаулар җыю өчен акция логотибы булган махсус почта ящиклары урнаштырылачак. Акцияне үткәрү вакыты – 2014 елның 9 маена кадәр.