Түбән Суык-Су авыл китапханәсенә " Сугыш урлаган яшьлегем” исемле очрашу

2014 елның 18 апреле, җомга

17 апрель көнне Түбән Суык-Су авыл китапханәсе мөдире Арсланова Оркыя Камаловна  “Сугыш урлаган яшьлегем” исеме астында, сугыш чорында туып -үскән, балачаклары, яшьлекләре авыр сугыш елларына туры килгән  авылдашлар белән очрашу кичәсе уздырды.  Сугышның бөтен авырлыгын үз җилкәсендә күтәргән,  җинү көнен якынайту өчен тылда көнне-төнгә, төнне-көнгә ялгап бөтен тырышлыкларын биреп эшләгән әбиләр, апаларның күнеленә мондый очрашу бик хуш килде. Чара җырлар, шигырьләр белән үрелеп чәй өстәле артында тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International