16 апрель көнне п.Новый авыл китапханәсе мөдире Шарапова Ландыш Җәүдәтовна язучы, халык күңеленә кереп баручы, биш китап авторы, Зифа Кадырова белән очрашу оештырды. «Аның хәтере – аның үз тарихы» дип исемләнгән чарага район китапханәчеләре, мәктәбе укытучылары һәм укучылары, китап сөючеләр чакырылган иде. Зифа ханым башта кыскача гына үзе белән таныштырып китте, ә килгән кунаклар сорау артыннан сораулар яудырдылар, ул һәммәсенә төгәл итеп җавап биреп барды. Кичә концерт номерлары белән үрелеп барды.Очрашуга килгән кунаклар кичә беткәч тә озак кына узләренең хис - тойгыларын бүлештеләр.