17 апрель көнне Түбән Суык — Су китапхәнәсендә сугыш чоры балалары өчен «Сугыш урлаган яшьлегем» дигән кичә үткәрелде. Кичәгә балачаклары, яшьлекләре шушы чорга туры килгән ветераннар: Зәкия Арсланова, Гандалив Гилязиева, Кифая Юнусова, Мөкәрәмә Хасанова һәм әтиләре сугыш кырында һәләк булган авлдышлар: Дания Идрисова, Наҗия Шәрәфиева, Тәскирә Шамсиева, Энҗүдә Галиакберова , Рево Муртазин, Гөлия Нуриевалар чакырылган иде. Дәһшәтле көннәрнең бөтен авырлыкларын үз җилкәсендә күтәргән ветераннарыбыз хөрмәтенә «Яшь йөрәкләр» ансамбеле һәм авыл үзешчәннәре иң матур җырларын бүләк иттеләр. Соңыннан чәй табынында гөрләшеп чәй эчеп, истәлек бүләкләр алып, өлкәннәребез киләчәктә дә мондый очрашулар ешрак булсын дигән теләк белән өйләренә таралыштылар.
Түбән Суык — Су китапхәнәчесе Арсланова О.К.