Узган җомгада Түбән Суыксу урта мәктәбендә «Куркынычсыз тәгәрмәч» дип аталган республика акциясенең район этабы үтте. Балаларның юлда йөрү куркынычсызлыгын тәэмин итү максатыннан оештырыла торган бу чара район укучылары арасында елдан-ел активлаша. Быел Түбән Суыксуга 21 мәктәптән килгәннәр иде. Чарада катнашучылар – мәктәпләрдә эшләүче юл хәрәкәте яшь инспекторлары отрядларына йөрүче 9-11 яшьлек малайлар һәм кызлар.