Ел башыннан юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен штрафларын вакытында түләмәүчеләргә карата 35 эш төзелгән. Шуларның 8е кулга алынган, хокук бозучыларның 3есенә штрафларын икеләтә күләмдә түләтергә дигән карар чыгарылган, 3 кеше 50 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләргә тартылган. Ә язылган штрафны алар барыбер түләргә тиеш.