Яңа поселогы китапханәчесеннән язалар

2014 елның 21 апреле, дүшәмбе

2014 нче ел  16 апреле көнне Яңа поселогы  китапханәчесендә бик күпләр яратып укыган китаплар авторы, танылган язучы Зифа Кадырова белән очрашу узды . Очрашуны күптән көткән  укучылар авторга үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр. Зифа Кадырова  укучы  күңеленең  иң нечкә кылларын тибрәндергән, героеның халәтен аның узеннән дә ныграк сизгән, аңлаган һәм  йоклаган йөрәккә  дә утеп керерлек итеп тасвирлый белә торган  автор.  Очрашу  бик җылы мохитта үтте, күңелдә озак сакланырлык хисләр тудырды.  Хөрмәтле Зифа Ханым, иҗади уңышлар сезгә! Алга таба да укучыларыгызны сөендереп матур әсәрләрегезне көтеп калабыз.

                                                                                                        Л.Я.Шарапова

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International