Мәләкәс авылы китапханәсе шагыйрә Рәзинә Сәетгәрәева белән очрашу кичәсе уткәрде.

2014 елның 21 апреле, дүшәмбе

18 апрель көнне Мәләкәс авылы китапханәсе шагыйрә Рәзинә Сәетгәрәева белән очрашу кичәсе уткәрде. Рәзинә ханым тамашачыларны узенең иҗаты белән таныштырды. Мәктәп укучылары Рәзинә апаларының шигырләрен сөйләделәр, Мәләкәскә атап язган өр яңа җырын башкардылар. Кичәдә шулай ук авылыбызның каләм тибрәтүче апалары Ксения Иванова, Роза Семеновалар да үзләре язган шигырләрен укыдылар. Рәзинә ханым тамашачыларны үзенең  моңлы тавышы белән дә әсир итте. Кичә бик җылы мохиттә узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International