Чернобыль атом электр станциясендәге фаҗиганең 28 еллыгын билгеләп үтү, анда катнашкан райондашларга социаль ярдәм күрсәтү максатыннан Башкарма комитет җитәкчесе карар кабул итте. Аның нигезендә чаралар планы әзерләнде. Бу датага багышланган чаралар 16 апрельдән үк башланды. Бу көннәрдә авыл китапханәләрендә һәм мәдәният учреждениеләрендә тематик кичәләр, мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында сыйныф сәгатьләре, рәсемнәр һәм сочинениеләр конкурслары уздырыла. Фаҗигадә катнашкан райондашларга социаль яклау идарәсе тарафыннан ашамлыклар җыелмасы тапшырылачак. Авыл җирлекләрендә авариядә һәлак булганнарның каберләренә бару оештырылачак. Искә алу 26 апрель көнне хакимият бинасында Хәтер көне үткәрү белән тәмамланачак.