Контракт нигезендә хезмәт итүчеләгә җыю башланды.

2014 елның 22 апреле, сишәмбе
Тиздән илебез гаскәрләренең яртысы контракт буенча хезмәт итүчеләрдән торачак. Килешү төзеп, хәрби хезмәткә алынучылар исәбен 2017 елга 425 меңгә җиткерергә ниятлиләр. Россия Президентының күрсәтмәсе шундый.


Бүгенге көндә Россия Оборона министрлыгы Хәрби Көчләрне туплау системасын камилләштерү белән мәшгуль. Шушы елларда контракт нигезендә хезмәт итүчеләр саны ике тапкырга артырга тиеш. Мондый төр хезмәтнең өстенлекләре турында бүген журналистларга Татарстан Хәрби комиссары Сергей Погодин сөйләде.

Аның сүзләренчә, чакырылыш буенча армиягә алынучылар һәм контракт буенча хезмәт итүчеләр арасында аерма бик зур. Килешү төзүчеләргә төрле өстенлекләр бирелә һәм бөтенләй башка шартлар тудырыла.

Әйтик, контракт төзүчеләр хәрби хезмәт урынын үзләре сайлый ала. Нигездә, татарстанлыларны Үзәк һәм Көньяк округларга, республикабызга якын частьларга җибәрергә тырышалар. Самар, Ульян, Свердлау, Чиләбе, Оренбург өлкәләре, Удмуртия республикасы шундыйлардан. Шулай ук Кара диңгез флотында - Севастопольдә хезмәт итү абруйлылардан санала.

Контракт хезмәтендәгеләргә тиешле социаль пакет исә офицерларныкы кебек үк. Алар фатир яки тулай торак белән тәэмин ителә. З ел хезмәт иткәннән соң, ул җыелма ипотека программасында катнашып, теләгән җирдә үзенә фатир сайлый ала. Фатир бәясен дәүләт каплаячак. Шулай ук 3 ел хезмәт иткәннән соң ир-егет конкурссыз теләгән уку йортына керә ала. Контракт нигезендә хезмәт үтүченең хезмәт хакы да тиешле дәрәҗәдә - вазифасына, хәрби званиесенә, хезмәт стажына карап, аена хәрби частьләрдә 18-60 мең сум түләнә.

Әмма контракт буенча хезмәткә теләсә кемне алмыйлар – алар өчен бер төркем таләпләр билгеләнгән. Килешү 19-40 яшьтәге, урта белеме булган, физик көчкә һәм А, Б категория сәламәтлеккә ия ир-атлар белән генә төзелә. Элегрәк тагын бер шарт булган – контракт буенча хезмәткә алынучылар чакырылыш буенча хезмәт итәргә тиеш буган. Хәзер исә армиягә бармаган югары белемле егетләр дә контракт буенча хәрби хезмәткә алынырга мөмкин.

  Тукай районы буенча котракт буенча хезмәт итү өчен 2014елга  урыннар түбәндәгечә:

Апрель  – 2 кеше,

Май  – 2кеше 

Июнь   – 2кеше,

Июль  – 1кеше


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International