2014 елның 19 апрелендә матур кояшлы иртә. (Равил Хаҗиевны күмгән кɵн кебек). Хезмәттәшләр Калмия авылы зияратында Равил Хаҗиев кабере янында. Чәчәкләр куела, искә тɵшерү.
Тукай районыныӊ Әфганчы ветераннар оешмасы җитәкчесе Якупов Айбулат Мөнирович башлангычы белән оештырылган Равил Хуҗиәхмәт улы Хаҗиевның туган нигезенә мемориаль такта кую тантанасын Калмия авыл җирлеге башлыгы Гыйлфанов Нияз Рәшит улы ачып җибәрде. Ул Калмия авылының тɵп урамнарының берсе Равил Хаҗиев исемен йɵртүен әйтте. Мәктәптә шулай ук Равил Хаҗиев исеменә мемориаль такта куелганын искә тɵшерде. Килгән кунаклар белән таныштырды. Алар арасында Тукай районы һәм Республиканың башка районнарыннан Равилнең хезмәттәшләре бар иде.
Тантанада Равилнең армиядәге командиры, хәзерге кɵндә язучы, шагыйрь Расих Җәләлов катнашты,ул Мемориаль тактаны урнаштырды, геройныж истәлегенә чәчәкләр салды. Укучылр һәм авылдашлар өчен Әфганстан турында язган шигырьләрен, бәетләрен укыды. «Серле юлга сәфәр…» китабын Равилнең апасы Мɵршидәгә һәм Калмия мәктәбенә бүләк итте. Аныӊ патриотик тәрбияви сүзләре укучылар күӊеленә тирән уелып керде.
Әлки районы буенча сугыш хәрәкәтләре инвалидларының иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Шайхетдинов Рɵстәм Әфганстаннан гаскәрләр чыгару уңаеннан юбилей медален, Алина Кабаеваның бүләкләрен Мɵршидә апага тапшырды. Тантанада шулай ук, Әлки мәдәният йорты каршында оешкан «Афганнан Чечняга кадәр» вокаль-инструменталь ансамбле дә катнашты.
Кунакка Равилнең укытучысы – композитор Рɵстәм Әхмәтханов та килгән иде. Ул да үзенең патриотик җырларын бүләк итте.
Калмия авылы ветераннар советы җитәкчесе Назиф Кашбелов зур рәхмәт әйтте, мәктәп укучыларына, балаларга патриотик үгет-нәсихәтләрен бирде.
Соңыннан кунаклар авыл китапханәсенә килделәр. Түгәрәк чәй ɵстәле янында сɵйләштеләр. Равил Хаҗиевка карата китапханәче Альмира Гыйлфанова оештырган күргәзмә белән таныштылар.
Калмия авыл халкы бик рәхмәтле.