Чәчүгә керештеләр

2014 елның 23 апреле, чәршәмбе
2 апрельгә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда,  район буенча барлыгы 7581 гектарда дым каплатылган, 3500 гектардагы күпьеллык үләннәр тырмаланган, 7100 гектардагы уҗым һәм күпьеллык үләннәр тукландырылган. «Кама» агрофирмасы, «Чаллы яшелчәсе», «Биклән», Сәйдәшев исемендәге һәм башка хуҗалыкларда әлеге эш актив алып барыла. «Чаллы яшелчәсе» җәмгыяте дүшәмбе көнне сабан культураларын чәчүгә керешкән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International