Эчке эшләр органнары ветераннары очрашты

2014 елның 23 апреле, чәршәмбе
Узган атнада район эчке эшләр органнары хезмәткәрләре ветераннары көнен билгеләп үттеләр. Чарага районның хокук саклау органнарында хезмәт куйган полиция ветераннары чакырулы иде. Кунакларны район башлыгы Васил Хаҗиев, Татарстан Республикасы буенча федераль инспектор Ренат Тимерҗанов, Россия Эчке эшләр министрлыгының Тукай районы буенча бүлеге башлыгы Роберт Хөснетдинов котлады. Полиция хезмәткәрләре ветераннарына тырыш хезмәтләре өчен Мактау кәгазьләре тапшырылды, рәхмәт сүзләре әйтелде. 
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International