Яхшылыкны йөрәк түрегезгә кертегез!

2014 елның 24 апреле, пәнҗешәмбе
Язгы яхшылык атнасы дәвам итә. Бүген Сәмәкәй мәктәбендә классларда шушы темага класс сәгатьләре үтте. 6,8нче классларда "Яхшылык нәрсә ул?" дигән темага әңгәмә үткәрелде, башлангыч класс укучылары "Без иң зур ярдәмчеләр" исемле класс сәгате уздырдылар. Алар әти-әнигә, мохтаҗ кешегә, ветераннарга ярдәм итү хакында сөйләштеләр. 5,7нче класс укучылары "Чын дуслык", 9нчы класс укучылары "Минем бу дөньяда яшәвемнең максаты" исемле сөйләшү алып бардылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International