Сугыш чоры балалары- бездә кунакта.

2014 елның 25 апреле, җомга
Мусабай завод мәктәбендә  сугыш чоры балалары һәм тыл хезмәтчәннәре белән очрашу булды. Мәктәпкә килгән кунаклар үзләренең балачаклары турында сөйләделәр, хәзерге заман балалары белән үзләренекен чагыштырдылар. Кунакка килгән апа-абыйларга мәктәбебез укучылары: Вилданова Камилә һәм Калимуллина Илсинә моңлы җырларын, башлангыч сыйныф укучылары эчтәлекле шигырьләрен бүләк иттеләр. Очрашу ахырында 3нче сыйныф укучылары кунакка килгән сугыш чоры балаларына үзләре кулдан бәйләнгән матур чәчәкләрен тапшырдылар. Җитәкчеләре Гилязова Р.Ф.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International