Актаныш шәһәрендә республиканың Беренче Президенты кубогына ярышлар үтте.

2014 елның 26 апреле, шимбә
ктаныш шәһәрендә татар-башкорт милли көрәше буенча республиканың Беренче Президенты кубогына ярышлар үтте. Анда 1998-2000 елгы егетләр катнашты. Турнирда 50 команда составында барлыгы 416 көрәшче көч сынашты. Районыбыз данын ярышларда Бикләннән Фәнил Әхмәтшин, Радик Дусманов, Айнур Сөләйманов, Мәләкәстән Артем Артемьев, Станислав Адамов, Круглое Поле поселогыннан Дмитрий Әгълиуллин, Теләнче Тамактан Раушан Зарифуллин һәм «Татарстан» совхоз поселогыннан Илназ Гайнетдинов яклады. 70 килограмм авырлыкта көрәшчеләр арасында Радик Дусманов III урын яулады. Район командасы исә 50 команда арасыннан 8 урынга лаек булды, дип хәбәр иттеләр безгә район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлегеннән. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International