24 апрель Тукай муниципаль районы үзәкләштерелгән китапханәләр системасы һәм мәдәният бүлеге оештыруында Тукайның 128 еллыгы уңаеннан “Җирдә язлар, язда шигырь һәм Тукайлар булачак” исемендәге шигърият бәйрәме Тукай районы Круглое Поле мәдәният йортында үткәрелде. Бәйрәмгә башкалабыз Казаннан язучыларыбыз: якташыбыз Сәлисә Гәрәева, балачагы Иштерәк авылында үткән Җәмилә Әхтәмова, Фәрит Яхин, Рифат Сәләх, шәһәребездә яшәп иҗат итүче язучыларыбыздан: Вахит Имамов, Айдар Хәлим, Фидаил Мәҗитов, районыбызда яшәп иҗат итүче шагыйрьләребездән: Рубис Зарипов, Рәзинә Саетгәрәева кунак булып килделәр. Бәйрәмдә Тукай районы Иске Абдул авылы мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Асылъяр” фольклор коллективы һәм мәктәп укучылары катнашында “И гомернең нурланып үскән яшел яфрак чагы” әсәре сәхнәләштерелеп күрсәтелде. Шулай ук шигырь бәйгесендә катнашкан һәм җиңү яулаган 1 урын Гилязов Разил (Сәет авылыннан), 2 урын Хадеева Диләрә һәм Зәйнутдинова Айзиля (Иштирәк авылыннан), 3 урын Сәхипгәрәева Язилә (Калмия авылныннан) һәм башка укучылар грамоталар, рәхмәт хатлары, истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр.