«Татар халкының мәдәнияте аша мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сөйләм телен үстерү» дигән ачык семинар-киңәшмә үтте.

2014 елның 28 апреле, дүшәмбе
Мәдәният елы уңаеннан Биклән авылы «Әллүки» балалар бакчасында «Татар халкының мәдәнияте аша мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сөйләм телен үстерү» дигән ачык семинар-киңәшмә үтте. Мәктәпкәчә әзерлек төркеме тәрбиячесе Гөлнара Зыятдинова әзерләгән әлеге чарада район мәгариф идарәсе баш белгече Ләйсән Курмакаева, Яр Чаллы, Түбән Кама һәм үзебезнең район балалар бакчаларында эшләүче тәрбиячеләр, Биклән урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Ләйсән Мостафина, Биклән мәдәният йорты директоры Рүзилә Костина, «Шатлык» бию коллективы җитәкчесе Альбина Гәрәева, әти-әниләр һәм Биклән мәдәният йорты каршында эшләп килүче «Хәтфә» фольклор ансамбле катнашты
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International