Аңлатма такталары өч җирлектәге зиратларда гынә куелган .

2014 елның 29 апреле, сишәмбе
Районда зиратларны төзекләндерү эшенең бүген ничек барышы белән хакимияттә үткән атналык киңәшмәдә район башлыгы киңәшчесе Галимҗан Зарипов таныштырды.   Күмү урынында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре язылган, нинди эшләр башкарырга яравын-ярамавын аңлаткан планшетлар куюны исә 1 майга кадәр төгәлләргә диелде җыелышта. Бүген шундый 91 планшет инде әзер. Шушы ике-өч көн эчендә аларны урнаштырып бетерәсе кала. Дүшәмбегә әле аңлатма такталары өч җирлектәге зиратларда – Круглое Поледа, Бәткедә, Кече Шилнәдә генә куелган иде. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International