Пенсионер апа-абыйлар сынатмады.

2014 елның 5 мае, дүшәмбе
Сосновый Бор поселогының «Яшьлек» спорт комплексында пенсионерлар арасында III Спартакиада үткәрелде. Ярышларны тантаналы рәвештә район ветераннар советы һәм инвалидлар оешмасы рәисе Гөлфидә Гыйниятуллина, район пенсия фонды идарәсе башлыгы Фәридә Әгъләҗева, район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге башлыгы Илнур Гәрәев ачып җибәрде.
Пенсионерлар спартакиадасында Мәләкәстән «Алга», Күзкәйдән «Күзкәй», Калмиядән «Балкыш», Яңа поселогыннан «Йолдыз», Теләнче Тамактан «Космос», Бордыдан «Борды», Кнәздән «Моряклар» командалары, шулай ук Комсомолец поселогыннан, Новотроицкое авыл җирлекләреннән ветераннар катнашты. Калмаш авыл җирлеген исә Салават Габдуллин яклады. 
 
Оештыручылар программаны бик тыгыз итеп төзегәннәр. Пенсионер апа-абыйлар үзләрен җиңел атлетика (ир-атлар өчен 400 метр, хатын-кызлар өчен 200 метр), урыннан басып озынлыкка сикерү, дартс, өстәл теннисы, шахмат уйнау, пневматик мылтыктан ату, күңелле стартлар кебек бәйгеләрдә сынап карадылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International