Хәрби хезмәткә чакырылыш вакытында егетләргә хокукый яклау күрсәтү һәм аларның хокукларын тәэмин итүне үтәү максатында “кайнар линия” ачылды

2014 елның 5 мае, дүшәмбе
Хәрби хезмәткә чакырылыш вакытында егетләргә хокукый яклау күрсәтү һәм аларның хокукларын тәэмин итүне үтәү максатында “кайнар линия” ачылды, ул 25 майга кадәр эшләячәк. ТРда кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, республиканың хәрби комиссариат вәкилләре, ТРның Дәүләт Советы каршындагы яшьләр җәмәгать палатасының хокукый мәсьәләләр һәм төбәк буенча үзара элемтә комиссиясе һәм яшь юристлар союзы әгъзалары төгәл мәгълүмат алырга, бәхәсле хәлләрне аңлатырга ярдәм итәчәкләр. Консультацияләр 8(843)236-40-17, 236-40-98, 236-40-62 телефоннары буенча биреләчәк. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International