Җиңү бәйрәме уңаеннан Мусабай Завод авылында “Сыналган сабырлык” дигән очрашу - кичә узды.

2014 елның 5 мае, дүшәмбе

29 апрель көнне Җиңү бәйрәме уңаеннан  Мусабай Завод авылында оештырылган “Сыналган сабырлык” исемендәге очрашу - кичә узды. Чара сугыш кырларын кичеп, безгә җиңү алып кайткан Мәрьям апа Солтановага багышлап оештырылды. Мәрьям апа 1941 елның маенда Актаныш хәрби комиссариаты аша сугышка озатылучы кызлар төркемендә китеп бара. Мәрьям апа сөйләвеннән: “Миңа Актаныш пионерлар йортына директор булып эшкә килергә тәкъдим иттеләр, ләкин  сугышка китү, дошманны җиңү теләге көчлерәк булып чыкты, шуңа үз теләгем белән сугышка алуларын сорап гариза яздым. Күп тә үтми бер-ике көннән китәргә дигән хәбәр килде. Мин әниләр белән саубуллашырга туган авылыма киттем. Әни судан кайтып килә иде, “әни мин сугышка китәм, саубуллашырга кайттым”, - дигән идем, әни аңын югалтып егылды. Ике абый сугышта булгач, кызының да китүен бик авыр кичерде әни”. 

 Кичә олы кызы йортында, китапханә мөдире Тәхәвиева Флүзә оештыруында һәм алып баруында  узды. Якты бәләкәй генә  кунак бүлмәсе кунаклар, туганнар  белән тулды. Күзләр медаль-орденнарын таккан, ак яулык бәйләгән Мәрьям апада булды. Күңелләребез белән хәтере яхшы булуына хәйран калып, сокланып утырдык. Шушы очрашуга кайткан оныклары аның акыллы, яхшы тәрбияче, тәлапчән укытучы, яраткан әбиләре булуы белән горурланып, елап та, шатланып та сөйләделәр. Оныкчыклары Линиза белән Әмирә әбиләренә котлау сүзләрен шигъри юллар белән җиткерделәр. Мусабай Заводы авыл клубы хезмәткәрләре башкаруында “Бер күрешү үзе бер гомер” (Наилә Фәйзуллина), “Әни теләкләре” (Сөмбел Зарипова),  китапханә мөдире  Флүзә Тәхәвиева “Кичерегез мине әниләр”  җырлары яңгырады. Сүз артыннан сүз, котлау артыннан котлаулар, чәчәкләр бүләк ителде. Мәрьям апаның күңеле шатланып, йөзендә шатлык чаткылары чагылса да, хәтерендә сугышның хәтәр җилләре, үзенең иңендә                       ил данын күтәргән язмышлар. Җиңүнең 70 еллыгында исән-имин каршыларга язсын Мәрьям апага дигән теләктә калдак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International