Сугышта һәлак булганнар истәлегенә агачлар утыртылды

2014 елның 6 мае, сишәмбе
Узган шимбәдә районда табигатьне саклау һәм Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарның истәлеген мәңгеләштерү максатында агач утырту өмәсе үтте. Акция кысаларында район авылларында барысы 3800 төп нарат, 2000 төп чыршы, 50 төп каен үсентесе утыртылды. Яшь агачлар белән Алабуга урманчылыгы тәэмин итте. Хәтер агачлары утырту турындагы мөрәҗәгать белән Татарстанда республика ветераннар (пенсионерлар) региональ иҗтимагый оешмасы чыккан иде. Урман хуҗалыгы министрлыгы әлеге башлангычны яклады һәм Бөек Ватан сугышында башын салган 350 мең татарстанлы истәлегенә шушы ук санда яшь үсентеләр бүлеп бирде. 378 агач республиканың Советлар Союзы Геройлары истәлегенә Казанның Җиңү паркында утыртылды. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International